Гражданнарга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләргә бәя бирү өчен кулланылачак критерияләрне эшләргә кирәк

2009 елның 18 ноябре, чәршәмбе
Милекчелек буенча Дәүләт Думасы комитеты "Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү һәм дәүләт функцияләрен һәм муниципаль функцияләрне башкаруны оештыруның гомуми принциплары турында" федераль закон проектына йомгаклау проектын карап тикшерде. Закон проекты нигезендә физик затларга һәм оешмаларга дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү, шулай ук дәүләт функцияләрен һәм муниципаль функцияләрне башкару эшчәнлеген башкарма хакимиятнең федераль органнары, РФ дәүләт бюджеттан тыш фондларының идарә органнары, РФ субъектларының дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, җирле администрацияләр тарафыннан гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә барлыкка килүче мөнәсәбәтләрне җайга салу тәкъдим ителә.
ДД депутатлары – Милекчелек буенча комитет әгъзалары күрсәтелгән закон проектының концептуаль нигезләмәләрен хупладылар, чөнки җәмәгать хезмәтләре реестрын булдыру милекнең күләмен һәм составын билгеләү өчен кирәкле нигез шарт булып тора. Әлеге милек дәүләт милкендә яки муниципаль милектә һәм гражданнарга җәмәгать хезмәтләрен күрсәтүне тәэмин итү өчен билгеләнгән булырга тиеш. Шуның белән бергә, калган барлык дәүләт һәм муниципаль милекләр җәмәгать хезмәтләреннән хосусыйлаштыру юлы белән читләштерелергә тиешләр.
Фикер алышу барышында билгеләнгәнчә, иҗтимагый хакимиятнең гамәлдәге дәүләт (муниципаль) органнары базасында объектив критериеләр юк вакытта эшчәнлекләре аз нәтиҗәле булырга мөмкин "дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең күп функцияле үзәкләре" формалашканда закон проекты нигезләмәләре дәүләт идарәсе системасын реформалауның искергән модельләре принципларында төзелгәннәр. Депутатлар закон проектында «дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең сыйфатын күтәрү», «дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүче органнарда ягымлы һәм оператив хезмәт күрсәтү» кебек билгеле булмаган төшенчәләрнең күп санда булуына игътибар иттеләр. Комитет закон проектын 2 нче укылышка эшләп бетергәндә күрсәтелә торган мәгълүматның сыйфатын, тизлеген, тулылыгын һәм дөреслеген бәяләү өчен кулланылачак критерияләрнең законда санлы һәм сыйфатлы күрсәткечләренә таләпләрне булдыруны, шулай ук әлеге хезмәтләргә бәйсез рәвештә бәя бирүгә вәкаләтле затлар төркемен билгеләүне тәкъдим итүне кирәк дип тапты.
Комитет депутатлары шулай ук закон проектын эшләп бетергәндә административ регламентларны җәмәгать фикер алышуы процессында һөнәри базар катнашучылары фикерен мәҗбүри исәпкә алу турында нигезләмәләр белән тулыландыруны һәм Дәүләт Думасына закон проектын 1-нче укылышта кабул итүне тәкъдим иттеләр.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International