«Бөтендөнья юстициясе: проблемлар һәм перспективалар»

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

2015 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге начальнигы А.В.Воробьёв «Бөтендөнья юстициясе: проблемлар һәм перспективалар» исемле “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты. Чараны Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты оештырган иде.

“Түгәрәк өстәл” эшендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы, Россия Федерациясе Югары Суды, Россия Федерациясе Югары Судының Суд департаменты, Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек, Россия Федерациясе Санау палатасы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палата, фәнни берләшмәләр вәкилләре, адвокатлар катнашты.

Катнашучылар җәмәгать судьяларының статусы, җәмәгать судьялары корпусын формалаштыру тәртибе, РФ субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми санын һәм суд участоклары санын билгеләү тәртибе мәсьәләләрен, шулай ук, җәмәгать судьяларын кадрлар белән һәм матди-техник яктан тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International