2015 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасында Медиаторлар эшчәнлеген координацияләү советы рәисе буларак, конфликтларны чишүнең альтернатив ысуллары буенча II Бөтенроссия конфликтологлар мәктәбе ачылу тантанасында сәламләү сүзе белә чыкты.
Россия шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән студентларга мәктәпнең ишекләре Казан шәһәренең “Пламя” сәламәтләндерү лагеренда ачылды.
Егетләрне һәм кызларны медиация практикасына һәм конфликтларны җайга салырга Казан федераль университеты, Санкт-Петербург университеты, Казан федераль университетының Медиация, конфликтларны көйләүһәм экстремизмны профилактикалау үзәге, “Идел буе медиаторлары лигасы” конфликтологлары-белгечләре өйрәтә.
Әлеге чараларның максаты – студент-конфликтологлар һәм охшаш юнәлештәгеләр арасында талантларны ачыклау, конфликтларны чишү буенча альтернатив ысулларны куллану (сөйләшүләр, медиация, фасилитация һ.б.) буенча тәҗрибә уртаклашу.
Үз чыгышында Л.Ю.Глухова чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын, катнашучыларның позитив белән сугарылуын билгеләп үтте һәм студентларның командаларына да, аларның остазларына да уңышлар теләде.