2015 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышында катнаштылар. Парламентарийлар тарафыннан:
“Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында” Татарстан Республикасы законы проекты;
“Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты;
“Казан шәһәрендәге районнар чикләре турында” Татарстан Республикасы законы проекты каралды.
Әлеге закон проектлары расланды.