Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмәләр

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

2015 елның 16 һәм 20 апрелендә Татарстан Республикасы Бөгелмә һәм Зәй муниципаль районнарында муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмәләр булып узды.

Әлеге чараларда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашып, “Җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен һәм җаваплылыгын көйләү буенча законнардагы яңалыклар” темасына чыгыш ясады һәм семинар-киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

2015 елның 22 - 27 апрель көннәрендә Алексеевскида, Менделеевскида һәм Буада кече семинар-киңәшмәләр үткәрү планлаштырылган. Семинар-кидәшмәләр 29 апрельдә Казанда төгәлләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International