2015 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин «Татарстан» радиосының «Новый день» программасы кысаларында туры эфирга чыкты.
Туры эфирда халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алашынды, 2015 елның 28 апреленә планлаштырылган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырыла торган Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне турында хәбәр ителде.