2015 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфага туры килүе буенча аттестация комиссиясе утырышы булды.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының өч дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия өч аттестация үтүчене үзләре биләгән дәүләт граждан хезмәтенә туры килә дип тапты.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнашты.