Хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнү

2015 елның 24 апреле, җомга

Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын тикшерү буенча 20-20 апрельдә Менделеевск муниципаль районына, 21-23 апрельдә Алабуга муниципаль районына эш сәфәре белән чыктылар.

Алдарак, 2015 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзаларының оештыру эшләренә кагылышлы киңәшмәсе үткәрелгән иде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов алып барды, ул хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнгәндә аеруча игътибар таләп иткән мәсьәләләрне күрсәтеп үтте.

Төрле министрлыкылар һәм ведомстволарның вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары күчмә тикшерү барышында, план-заданиедә расланганча, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының төрле юнәлешләр буенча эшчәнлеген, шул исәптән, «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасының үтәлешен тикшерделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Менделеевск муниципаль районында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә, Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В.С.Чершинцев катнашында; Алабуга муниципаль районында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы башкарма комитеты органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге мөдире Н.Ю.Котикова җитәкчелендә, Алабуга муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе А.В.Романов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н.Рыбакова катнашында киңәшмәләр үткәрелде. Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзаларының хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын тикшерү йомгаклары буенча фикер алышуда хокук бозуларны профилактикалау субъектлары һәм районнардагы авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International