Капремонттан соң җәмәгать судьяларының суд участоклары

2015 елның 24 апреле, җомга

2015 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасының Актаныш һәм Түбән Кама суд районнары буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын капиталь ремонттан соң ачылышында катнаштылар.

Ачылу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе А.Р.Хәев, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Р.З.Гарипов, Актаныш районы суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Х.Х.Янгиров, Түбән Кама шәһәре район суды рәисе Г.М.Гыйсметдинов, Түбән Кама шәһәренең УВД начальнигы А.А.Садыйков, җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашты.

Актаныш суд районы буенча суд участоклары административ бинаның (Актаныш авылы, Ленин урамы, 7нче йорт) беренче катында урнашкан. Суд участокларының гомуми мәйданы 243 кв.м.ны тәшкил итә.
Түбән Кама суд районы буенча 1нче номерлы суд участогы Кама Аланы поселогында МВД бүлегенең дүрт катлы административ бинасында урнашкан. Суд участогы 4нче катның бер өлешен алып тора. Гомуми мәйданы 110 кв.м.

Суд участоклары суд кабинетлары, суд утырышлары заллары, архив бүлмәләре белән тиешенчә җиһазландырылган. Бүлмәләрдә саклану-янгын сигнализациясе, ТР буенча ЭЭМ сагы пультына тапшырыла торган тревога сигналы көйләнгән. Бөтен компьютер техникасы заманча программаларны файдалану мөмкинлеге булган локаль челтәр белән тоташтырылган. Бүлмәләргә корпуслы һәм металлик мебель куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International