Тарарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге белән берлектә, республиканың авыл җирлегендә яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
2015 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, министрлык, ведомство, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем Тәтеш муниципаль районының Олы Тархан һәм Олы Шәмәк авылларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча җирле халыкны кабул итте.
Ике авыл җирлегенең 55 кешесе кабул ителеп, аларга хокукый ярдәм күрсәтелде. Гражданнарны кабул итүдә Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары И.Р.Фәтхуллов катнашты.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен билгеләнәчәк пенсияне санау, взнослар туплану, ана капиталын куллану, җир паен рәсмиләштерү, мирас алу һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды. Авыл халкы министрлык һәм ведомство белгечләреннән үзләренең сорауларына квалификацияле җаваплар алдылар.