«Урман утырту көне» һәм гомумшәһәр шимбә өмәсе

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

2015 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, төркемнәргә бүленеп, «Урман утырту көне» республика акциясендә һәм традицион гомумшәһәр шимбә өмәсендә актив катнаштылар.
Министрлык хезмәткәрләренең министрның беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин җитәкләгән төркеме “Шәһәр яны урманчылыгы” Дәүләт казна учреждениесенең Биектау участогы территориясендә ылыслы агач үсентеләре утыртса, министр урынбасары Н.В.Рагозина җитәкләгән икенче төркем, традицион шәһәр өмәсе кысаларында , Аракчино поселогының урман полосасын һәм яр буе территориясен кыш буе тупланган чүп-чардан арындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International