2015 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына социаль яклау мәсьәләләре буенча юридик ярдәм күрсәтү йөзеннән, республика авылларында яшәүче гражданнарны видеоконференция элемтәсе режимында кабул итте. Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яшәүче 9 кеше үзен кызыксындырган сорауларын бирде.
Гражданнарны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина кабул итте. Гражданнар сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе С.М.Захарова, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Н.В.Бутаева, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының юридик бүлек начальнигы Т.А.Стрюкова җавап бирде.
Гражданнарның сораулары татар һәм рус телләрендә яңгырады.
Азактан Надежда Владимировна ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек теләде.