2015 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты Д.Н.Фәсхиева җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү йөзеннән Әлмәт районына чыкты.
Биредә ул Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының хокукый идарә начальнигы Ф.Х.Шәйхулова, муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып баручы җаваплы хезмәткәрләр катнашында киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә “Муниципаль норматив хокукый актлар регистры хакында” 2009 елның 9 феврелендәге 14-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру, муниципаль хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре каралды.