12нче эшче төркем утырышы

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

28 апрельдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 12нче эшче төркемнең быелгы өченче утырышы узды. Утырышны эшче төркемнең җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов уздырды.
Утырышта дәүләти һәм федераль программаларның 2015 елның дүрт ае эчендә тормышка ашырылу нәтиҗәләре, шулай ук, 2016-2017 елларда федераль бюджеттан акча бүленү өчен заявкалар тапшыру барышы турында фикер алышынды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, эшче төркем рәисе, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов эшче төркем әгъзаларына 2015-2017 елгы программаларга караган чаралар буенча расланган заявкаларны финанслар белән тәэмин итү максатыннан, федераль структуралар белән активрак эшләүне йөкләде.
12нче эшче төркемнең чираттагы утырышы 2015 елның маена планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International