Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре өчен йомгаклау семинар-киңәшмәсе

2015 елның 1 мае, җомга

2015 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре өчен ел саен оештырыла торган укыту семинар-киңәшмәсендә катнашты. Ул «Җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен һәм җаваплылыгын көйләү өлкәсендәге законнардагы яңалыклар» темасына чыгыш ясап, семинар-киңәшмәдә катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде. Чара «Казан» Милли-мәдәни үзәк базасында оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International