2015 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре ТР Азнакай муниципаль районында “2015-2020 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.
Тикшерү барышында ТР Азнакай муниципаль районы башлыгы җитәкчелегендәге коррупциягә каршы тору комиссиясенең, дәүләт граждан хезмәткәрләренә булган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең эшләве, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыруның, шулай ук, программада каралган башка чараларның үтәлеше каралды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт власте башкарма органнарның “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендәге рәсми сайтларында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бүлекләргә материаллар урнаштыруның бердәм таләпләрен раслау турында” 2013 елның 4 апрелендәге 225нче карарына ярашлы рәвештә, ТР Азнакай муниципаль районының рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүенә дә игътибар ителде.
ТР Азнакай муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре турында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе И.Н.Дәүләтов һәм коррупциягә каршы эш буенча җаваплы затлар белән фикер алышынды.