Сугышка һәм Җиңүгә балалар карашы

2015 елның 1 мае, җомга

2015 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Алар Ватан өчен сугыштылар” иң яхшы рәсем бәйгесенә һәм «Онытмаска ант итәбез!” шигырь укучылар бәйгесенә йомгак ясау буенча Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә жюри утырышы үтте.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, 8 яшькәчә балаларның рәсемнәре категориясендә Сәрвәрова Язилә Илшат кызы җиңеп чыкты, 8- 13 яшьлекләр арасында Канафина Әдилә Рәдиф кызы җиңүче дип табылды.
Шигырь укучылар бәйгесенең нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
- 10 яшькә кадәргеләр арасында
1 урын Хәкимов Самат Марат улы
2 урын Канафина Әдилә Рәдиф кызы
3 урын Воробьёв Даниил Антонович

- 11 - 17 яшьлекләр арасында
1 урын Хәбибуллин Илдар Рифкат улы
2 урын Корманова Җәмилә Илдар улы
Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алдылар, бөтен катнашучылар да кызыксындыру призына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International