Вакантлы вазыйфаны биләү буенча конкурс йомгаклары

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

2015 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый экспертиза һәм нормалар чыгару бүлегенең әйдәп баручы консультанты дәүләт гражданнар хезмәте вакантлы вазыйфасын биләү буенча конкурс үтте.
Конкурска куелган вазыйфага ике кеше дәгъва итте. Конкурс комиссиясе карары буенча Яруллин Иршат Бикмулла улы җиңүче дип танылды.
Комиссия утырышының бәйсез экспертлары сыйфатында Татарстан Республикасы гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының иҗтимагый советы рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International