2015 елның 7 маенда, Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова сугыш һәм хезмәт ветераны Рамазанов Камил Мөҗип улын бәйрәм белән котлады.
Чәй табыны янында Камил Мөҗип улы сугыш чорында һәм сунгыштан соңгы авыр тормышны искә алды. Бөек Җиңүгә багышлап үзе язган шигырен укыды һәм бүгенге матур көн истәлеге итеп, кулъязмасын Лариса Юрьевнага тапшырды. Ул шигырьләрне Муса Җәлил белән очрашканнан соң, бөек шагыйрьнең иҗаты тәэсирендә 8 яшендә яза башлаган икән.
Министр Камил Мөҗип улын һәм аның тормыш иптәше Резеда Ибраһим кызын якынлашып килгән зур бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомерләр теләде.
