Фашизм белән аяусыз көрәшкән, гомерен дә кызганмыйча ватанын саклап үлемгә барган, тылдагы фидакарь хезмәте белән җиңүне якынайткан, тормыш куйган барлык сынаулар аша үтә алган халкыбызның каһарманлыгы еллар үткәч тә төссезләнми.
Якынлашып килгән зур бәйрәм – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, традиция буенча, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына барып, министрлыкның элеккеге җитәкчеләре - Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлиуллин Бәйрәмгали Хәлиулла улы һәм хезмәт фронты ветераны Таҗетдинов Әнәс Габдулла улының каберләренә чәчәкләр куйдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның исемнәре уеп язылган Мемориал такта алдына да чәчәкләр куелды.
Министрлыкның Бөек Ватан сугышында катнашкан элеккеге җитәкчеләренең һәм ТАССРның халык судьяларының хәрби биографияләре – сугышчан юлы турындагы мәгълүмат белән “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” бүлегендә танышырга мөмкин.