Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухованың Җиңү көне белән котлавы

2015 елның 8 мае, җомга

Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән иң ихлас котлауларымны кабул итегез!

Сезнең фронтта һәм тылда күрсәткән каһарманлыгыгыз, туган илне яратуыгыз безнең өчен һәм үсеп килүче яшь буын өчен үрнәк булып тора.

Бу көнне без фашизм белән көрәшеп, имин тормыш хакына үлем белән алышып, сугышчан юл узганнарны, тылдагы тырыш хезмәте белән җиңү көнен якынайтканнарны хөрмәт белән, рәхмәт хисләре белән искә алабыз.

Сез сугыштан соңгы авыр елларда илдәге җимереклекләрне торгызуда, яңа имин тормыш төзедегез катнаштыгыз. Сез тыныч, бәхетле тормышка лаек.

Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, өмет һәм ышаныч белән тулы якты киләчәк телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International