Эксперт советы утырышы

2015 елның 12 мае, сишәмбе

2015 елның 8 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомоствоара координацион комитетның эксперт советы утырышы үтте. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Эксперт советы утырышында түбәндәге проектларны хуплау турында карар кабул ителде:
1. “Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты;
2. "Татарстан Республикасы дәүләт тормышындагы һәм җирле әһәмияттәге аеруча мөһим мәсьәләләр буенча халык фикер алышуы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты;
3. “Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” Татарстан Республикасы Законының 14нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты;
4. «2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Энергетика комплексының үсеш стратегиясен раслау турында” Татарстан Республикасы законы проекты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International