2015 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Тәтеш муниципаль районында уздырылган бәйрәм чараларында катнашты.
Район халкы, “Үлемсез полк” бөтенроссия акциясендә кысаларында, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга ихтирам йөзеннән, сугыш ветераннары фоторәсемнәрен күтәреп традицион йөрешкә кушылдылар. Дан Монументы янында театральләштерелгән тамаша оештырылган иде. Биредә Тәтештән чыккан Советлар Союзы геройларының истәлек бюстлары куелган Монументның тантаналы ачылышы да булды.
Бөек Ватан сугышында ятып калган геройлар истәлегенә бер минут тын торгач, Мәңгелек ут янына чәчәкләр куелды.
Лариса Юрьевна Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнехановның районда яшәүчеләргә мөрәҗәгатен укыды. Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исеменнән ветераннарны һәм районда яшәүчеләрнең барысын да Бөек Җиңү көне белән котлады һәм ветераннарга яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт әйтеп, ныклы сәламәтлек, бәхет, имин тормыш һәм аяз күкләр теләде.