Вакантлы вазыйфаны биләү буенча конкурс игълан ителде

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс игълан итә:
Татарстан Республикасы Яр Чаллы суд районы буенча 13 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Тәтеш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты
Татарстан Республикасы Азнакай суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты консультанты
Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем.
Документлар 2015 елның 14 маеннан 3 июненә кадәр Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт адресы буенча 306 нчы кабинетта кабул ителә. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көн 9.00дән 16.45кә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Төшке аш вакыты 13.00дән 13.45кә кадәр.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, гражданлык хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны 293-11-65 телефоны буенча алырга мөмкин.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International