Гражданлык хокуклары һәм патриотик тәрбия дәресләре

2015 елның 15 мае, җомга

2015 елның 14 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы Казан шәһәренең 8нче, 52нче гимназияләренең 7нче һәм 10нчы класс укучылары өчен гражданлык хокуклары һәм патриотик тәрбия дәресләре уздырды.
Әңгәмәләр укучыларда патриотизм хисе тәрбияләүгә, Бөек Ватан сугышында ятып калган совет кешесенә хөрмәт тудыруга юнәлтелгән иде.
Болардан тыш, балаларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, Россия һәм Татарстан дәүләт символлары турында сөйләделәр.
Мәктәп балалары белән очрашу җылы атмосферада узды. Балалар әңгәмәгә актив кушылдылар, сораулар бирделәр һәм үз сорауларына җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International