2015 елның 19 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова административ реформалар үткәрү буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы башкарма комитет федераль органнарының контроль (күзәтү) һәм рөхсәт функцияләре буенча подкомиссиясе утырышында катнашты.
Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәт йортында, Россия Федерациясе министры, Ачык хөкүмәт эшчәнлеген координацияләү буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары М.А.Абызов рәислегендә үтте.
Чарада Россия Федерациясендә федераль, региональ, муниципаль контроль турында закон проекты буенча фикер алышынды. Шулай ук, контроль-күзәтү эшчәнлегендә тәвәккәлләүгә юнәлтелгән карашны кертү ведомство планнары мәсьәләләре каралды.
Подкомиссия утырышында статс-секретарь – Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары О.В.Фомичев һәм «Форум» аналитик үзәге башкарма директоры А.Ф.Брагин чыгыш ясады.