Менталь карталар әзерләп чыгару мәсьәләләре буенча киңәшмә

2015 елның 22 мае, җомга

2015 елның 21 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының иң күп соралган хокукый актлары буенча менталь карталар булдыру проекты инициаторларына методик һәм эксперт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә барышында хокукый мөнәсәбәтләр буенча менталь карталар эшләнергә тиешле “пилот” сфераны, шулай ук, карта урнаштырыласы интернет-ресурсны билгеләү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International