2015 елның 22 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәгенең WorldSkills стандартлары буенча III милли һөнәри осталык чемпионатының финал ярышлары уза торган мәйданчыгына килде.
Күргәзмәләр үзәге территориясендә һәм павильоннарында яшь талантларның һөнәри осталык ярышлары өчен конкурс мәйданчыклары әзерләнгән. Моннан тыш, Татарстанның традицион һөнәрчелеге тәкъдим ителгән милли ишегаллары әзерләнгән иде.