Нурлат районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2015 елның 22 мае, җомга

2015 елның 21 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Ресапубликасы адвокатлар һәм нотариаль палата белгечләреннән торган мобиль мәгълүмати-консультацион төркем белән берлектә, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен, Нурлат муниципаль районының Мамык һәм Якушкино авылы кешеләрен кабул итте.
Кабул итү барышында ике авыл җирлегенең 75 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде. Гражданнарны кабул итүдә Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.Р.Ногуманова һәм Нурлат муниципаль районы Советының оештыру бүлеге мөдире В.Р.Гомәрова катнашты.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен Россия Федерациясе гражданлыгын алу тәртипләре, сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән өчен җавапка тарту, авыл җирлеге юлларын яктырту проблемалары, социаль ипотека программасына катнашу, инвалидларга торак белән тәэмин итү, санаторий-курортта дәвалану мөмкинлекләре һәм башка мәсьәләләр кызыксындырды.
Авыл халкы белгечләрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International