2015 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ГУП «Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге» белән берлектә Муниципаль хезмәткәрләр һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы»нда муниципаль норматив хокукый актлар урнаштыру” темасына видеоконференция режимында укыту семинары уздырды.
Чараны башлап җибәргәндә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов муниципаль норматив хокукый актларны үз вакытында урнаштыруга басым ясады һәм массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлгән «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы»нда норматив актлар һәм норматив актлар проектларының түләүсез урнаштырылуын һәм моның җирле бюджет чараларына шактый гына экономия булуын билгеләп үтте.
«Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге»нең Ачык Хөкүмәт эшчәнлеген координацияләү бүлеге белгече И.Х.Минһаҗев «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталы»нда ГИС администрлау системасы аша документлар урнаштыру техникасын экранда күрсәтә-күрсәтә җентекләп аңлатты.
Бөтен җирле үзидарә органнарына практик эштә куллану өчен мәгълүмати хатлар җибәреләчәк.