2015 елның 27 - 30 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина V Петербург Халыкара Юридик Форумында катнашты. V Петербург Халыкара Юридик Форумы – глобаль социаль-икътисадый бурычлар контекстында актуаль юридик мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен уникаль мәйданчык. Форум Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан 2011 елда гамәлгә куелган һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәме белән үткәрелә.
V Петербург Халыкара Юридик Форумында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Д.А.Медведев, Россия Федерациясе юстиция министры А.В.Коновалов, Россия юристлары ассоциациясе рәисе, О.Е.Кутафин исемендәге Мәскәү Дәүләт юридик университет (МГЮА) ректоры В.В.Блажеев, Россия юристлары ассоциациясе рәистәше, Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе В.Ф.Яковлев, Россия юристлары ассоциациясе идарәсе рәисе, Дәүләт экспертизасы баш идрәсе начальнигы И.Е.Манылов, Россия юристлары ассоциациясе идарәсе әгъзасы, Россия юристлары ассоциациясенең яшь юристлар Координацион советы рәисе, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Д.И.Паньшин, Россия юристлары ассоциациясенең халыкара хокук буенча комиссия рәисе, Россиянең халыкара хокук Ассоциациясе комиссиясе рәисе, Россиянең халыкара хокук Ассоциациясе Президенты А.Я.Капустин, Россия юристлары ассоциациясе идарәсе әгъзалары, Россия юристлары ассоциациясе аппараты җитәкчелеге катнашты.
Форум программасындагы дискуссия сессияләре «Халыкара хокук/Закон югарылыгы», «Шәхси хокук», «Корпоратив практика/ Халыкара сәүдә/ Конкуренцияне саклау», «Суд һәм арбитраж практикасы», «Smart-җәмгыять», «Мәдәни мирас/ Иҗтимагый интереслар/ Экология», «Инвестицияләр/ Финанслар» кебек тематик трек кысаларында үткәрелде
Форум кысаларында берничә халыкара конференция һәм докладлар әзерләнгән иде.
V Петербург Халыкара Юридик Форумы темалары үткән елгы дискуссияләрнең дәвамы булып тора һәм бүгенге көннең үзенчәлекләрен исәпкә ала. Үткән ел аеруча кызыксыну тудырган мәсәләләр быелгы форумның көн үзәгендә булдылар.