Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2015 елның 2 июне, сишәмбе

2015 елның 1 июнендә – Балаларны яклау көнендә – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы инвалид балалар, ятим балалар, караучысыз калган балалар һәм аларның законлы вәкилләре, ата-анасыз калган балаларны тәрбиягә алырга җыенган затлар һәм уллыкка алучылар өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.
Әлеге гражданнарга юридик ярдәм күрсәтүдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, Казан шәһәре Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе белгечләре, нотариуслар, адвокатлар һәм медиаторлар катнашты.
Мондый чараларда медиаторлар күптән түгел генә катнаша башладылар, аларның гражданнарга өчен бик кирәклеге ачыкланды. Бу чарада гражданнар медиаторлар хезмәтеннән түләүсез файдаландылар.
Торак, гаилә законнары, шулай ук, социаль тәэминат мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Түләүсез юридик ярдәм бөтен гражданнарга да телдән хокукый консультация формасында күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International