2015 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем белән берлектә, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Әгерҗе муниципаль районының Көчек һәм Красный Бор авыллары халкын кабул итте.
Кабул итү барышында ике авылның 49 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен транспорт салымын билгеләү тәртибе, милек салымы, реабилитация өчен техник чаралары белән тәэмин ителү, җир паен рәсмиләштерү, газ коммуникацияләрен үткәрү һәм хезмәт килешүендәге бәхәсле мәсьәләләр кызыксындыра иде. Белгечләр авыл халкының сорауларына җавап бирделәр, барысын да җентекләп аңлаттылар.