Тәтеш районында Сабантуй

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

2015 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм министр урынбасары М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районында уздырылган милли бәйрәмебез сабантуйда катнаштылар.
Сабантуй ул республика халкын, милләтенә, яшенә һәм һөнәренә карамастан, берләштерүче игелек, туганлык, бердәмлек бәйрәме.
Лариса Юрьевна, Тәтеш районы халкын бәйрәм белән тәбрикләп, вакытлыча Татарстан Республикасы президенты вазыйфаларын башкаручы Р.Н.Миңнехановның бәйрәм белән котлавын укыды.
Иртә таңнан бәйрәм кунаклары өчен татар, рус, чуваш һәм мордва йортлары корылган иде, биредә һәр милләт үз милли киемен, аш-суын, гореф-гадәтен, традицияләрен күрсәтте, шунда ук һөнәрчеләрнең эшен тәкъдим итүче ярминкә дә җәелдерелгән иде.
Гирь күтәрү буенча ярышларны Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов һәм министр урынбасары М.М.Ибәтов башлап җибәрде.
Бәйрәм кунаклары өчен сабантуйның бөтен милли уеннары – көянтә белән йөгерү, катык савытыннан акча эзләү, капчык киеп йөгерү, йомырка куелган кашык кабып йөгерү, аркан тартышу, колгага менү, бүрәнә өстеннән йөрү, капчык белән сугышу һәм башкалар оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International