Җәмәгать судьяларының белемен күтәрү курслары төгәлләнде

2015 елның 9 июне, сишәмбе

2015 елның 9 июнендә «Россия Дәүләт Хокук университеты» Федераль Дәүләт бюджет мәгариф югары белем учреждениесенең Казан филиалында Җәмәгать судьяларының белемен күтәрү курслары төгәлләнде. Биредә 14 җәмәгать судьясы белемен арттырды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин, җәмәгать судьяларының белемен күтәрү курслары ябылу тантанасында чыгыш ясаганда, суд участокларын законнарны яхшы белгән, гадел хөкем чыгарырга сәләтле югары профессионал кадрлар белән тәэмин итүнең әһәмиятенә басым ясады.
Уңышлы аттестация нәтиҗәләре буенча, Р.Р.Нәбиуллин җәмәгать судьяларына белем күтәрүнең кыска сроклы курсларын уңышлы тәмамлау турында таныклыклар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International