2015 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләре - Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, суд утырышы секретаре һәм 2нче разрядлы өлкән белгеч–канцелярия мөдире вазыйфаларына конкурс үткәрелде.
Конкурстагы урыннарга 14 кеше дәгъва кылды.
Конкурс комиссиясе карары буенча түбәндәгеләр җиңүче дип танылды:
Хаҗиева Энҗе Азат кызы 2нче разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Минзәлә суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире вазыйфасына;
Хафизова Ләйсән Рәсхәт кызы Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Семенова Евгения Анатольевна Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфасына;
Галәветдинов Ленар Рәфкать улы 2нче разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3,4нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире вазыйфасына;
Талипов Айдар Мөхәммәтфакил улы Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 21нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Беспалова Наталья Вадимовна 2нче разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 7нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе мөдире вазыйфасына;
Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнашты.