«Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерена сәфәр

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

2015 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова  һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында урнашкан «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерена барып кайттылар.

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов кунакларны лагерь урнашкан урын, “Чайка” лагеренда ял итүче балаларның торак-көнкүреш шартлары (йокы корпуслары, ашханә, медпункт, хуҗалык корпусы һ.б.) белән таныштырды.

Лагерь Тәтеш районының Долгая Поляна авылындагы Молоствовлар утары (XIX гасырның икенче ярnысы) буендагы гаҗәеп матур урында урнашкан.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре Татарстанның “Дебатлар Республикасы” мәгърифәти-дискуссия үзәге вәкилләре белән берлектә балалар өчен күнегүләр, чыгыш ясау осталыгын арттыру тренинглары, конкурслар оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International