Судьялар Советы утырышы

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

2015 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.А.Шәрифуллин алып барды.

Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, район (шәһәр) судлары рәисләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге мөдире Т.Ю.Латыевалар катнашты. Утырышта Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары суд участокларының, федераль суд аппараты судьялары һәм хезмәткәрләренең санын оптимазацияләү мәсьәләләре каралды. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина да чыгыш ясады. Көн тәртибендәге сораулар буенча Судьялар советы тиешле карарлар кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International