“Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларының үтәлешен планда каралган тикшерү
2015 елның 19 июне, җомга
2015 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсендә (ТР Дәүләт техник күзәтү идарәсе) “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.
Тикшерү барышында ТР Дәүләт техник күзәтү идарәсе башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең, хезмәткәрләргә булган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең эшләве, норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре, шулай ук, программаның башка чараларының үтәлеше каралды.
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлекләрен урнаштыру һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 4 апрелендәге 225нче номерлы карарына ярашлы рәвештә, ТР Дәүләт техник күзәтү идарәсенең рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең формасы һәм эчтәлеге тиешле таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүенә дә игътибар ителде.
КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Яңа ел алды чарасы узды, анда 2025 елда Татарстан Республикасы Дәүләт органнарында кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.