Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы йөзү буенча иң яхшылар унлыгына керде

2015 елның 20 июне, шимбә
2015 елның 20 июнендә Су спорты төрләре сараенда (Казан) Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү ярышлары үтте.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасын ярышларда министрлыкның эшләр идарәчесе Н.И.Латыйпов, Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге мөдире А.Г.Сафин, Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире А.В.Воробьев, Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге мөдире В.Т.Шакировлар тәкъдим итте. Ярышларның баш хөкемдары Лев Камешков иде.

Ярышлар ирекле стильдәге 4х50 метрлы эстафета формасында үтте. Йөзергә чыккан 26 команда арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2 мин. 32.38 секендлы нәтиҗә белән 10нчы урынны алды. Шулай итеп, ул, үткән ел белән чагыштырганда, нәтиҗәне 3 позициягә яхшыртты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International