Быелның 21 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасының Тәтеш районы Килдеш авылында үткәрелгән Мордва мәдәниятенең «Валда шинясь» II Республика бәйрәмендә (Җәйге кояш торгынлыгы көне) катнашты.
Бәйрәм мордва халкы традицияләрен торгызуда, этник хәтерне саклауда зур роль уйный, фольклор коллективларының һәм халык осталарының эшчәнлеге үсешенә этәргеч бирә.
Кунакларны Мордва ишегалдында икмәк-тоз белән каршы алдылар. Стильләштереп ясалган йортта мордва мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштылар. Теләге булганнарга балыкчы станында балык тотарга, балык ризыклары пешерү тәртибен өйрәнеп, татып карарга мөмкин иде. Бәйрәм “Түштән турында хикәят” исемле тарихи пролог белән башланып китте.
Авыл халкын һәм бәйрәм кунакларын Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов, Татарстан Республикасы Юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм башка рәсми затлар котлап, бәйрәм кәефе теләделәр.
КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Яңа ел алды чарасы узды, анда 2025 елда Татарстан Республикасы Дәүләт органнарында кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.