ТР юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

2015 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Комиссия рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан 2014 ел өчен үткәрелгән коррупциягә каршы мониторингны карау турында;

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының мөлкәтен файдалануны контрольдә тоту турында һәм 2015 елның 1нче яртыеллыгында Татарстан Республикасы министрлыгы һәм җәмәгать судьялары аппараты ихтыяҗы өчен сатып алуларга анализ;

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында эшләүче Татарстан Республикасы дәүләти гражданлык хезмәткәрләре өчен үзләренең һәм гаилә әгъзаларының 2014 елдагы керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмә тапшыру нәтиҗәләре турында;

Министрлыкның вазыйфаи затларының коррупцион гамәлләре турында массакүләм матбугат чараларында басылган һәм гражданнарның, юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә чагылган мәгълүмат буенча мониторинг үткәрү эшен оештыру турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International