2015 елның 20 маенда МВДның «Динамо» спорт базасында – шәһәрдән 14 км ераклыкта урнашкан экологик чиста урында - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының беренчел профсоюз оешмасы хезмәткәрләре Татарстан АССР оешуының 95 еллыгына, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы барлыкка килүнең 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасы яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган массакүләм мәдәни чара оештырдылар.