2015 елның 24 июнендә министр урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районына килеп, районда яшәүче гражданнарны кабул итте.
М.М.Ибәтов Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү эшендә катнашучы гражданнарга компенсация бирү, торак-коммуналь түләүләр, Россия Федерациясе гражданлыгын алу мәсьәләләренә хокукый яктан ачыклык кертте.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.А.Габидуллин һәм Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе А.Э.Сабирҗанов катнашында киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә дәүләт вәкаләтләрен үтәү, гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү, муниципаль норматив хокукый актлар кабул итү мәсьәләләре каралды. Әлеге сораулар буенча практик киңәшләр бирелде.