Вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс нәтиҗәләре

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2015 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләре - Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, суд утырышы секретаре һәм 2нче разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире вазыйфаларына конкурс үткәрелде.

Конкурстагы урыннарга 8 кеше дәгъва кылды.  

Конкурс комиссиясе карары буенча түбәндәгеләр җиңүче дип танылды:

Гарипова Диләрә Наил кызы 2нче разрядлы өлкән белгеч – Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 11нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире вазыйфасына;

Әхмәтханова Кристина Олеговна 2нче разрядлы өлкән белгеч – Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире вазыйфасына;

Якимова Светлана Александровна Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 7нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфасына;

Инсапова Регина Илдар кызы Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 6нчы суд участогы җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфасына;

Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International