Юстиция министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы

2015 елның 26 июне, җомга

24 июньдә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова катнашында быел икенче мәртәбә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы үтте.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупцияне һәм башка хокук бозуларны булдырмау буенча җаваплы зат буларак, утырышта А.А.Мухачев доклад белән чыкты, ул министрлык хезмәткәрләренең 2014 ел өчен керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында белешмәләр тапшыруы турында чыгыш ясады.  

Моннан тыш, утырышта Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтнең алты еллык Стратегиясе проекты да каралды.

 Утырышта С.Н.Столяров, Э.Д.Фирсова кандидатураларын Иҗтимагый совет составына кертү тәкъдиме дә расланды.  

Иҗтимагый совет беркетмәсе белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый советы” бүлегендә танышырга мөмкин.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International