Утырыш Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә – Дәүләт тарих-архитектура музей–тыюлыгында узды, ул Татарстан Республикасы Спас район судының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган иде.
Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М.Салихов һәм аның урынбасарлары, район (шәһәр) судлары рәисләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире А.В.Воробьёв катнашты. Утырыш барышында каралган мәсьәләләр буенча Судьялар Советы тиешле карарлар кабул итте.