Координацион совет утырышы

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
2015 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Координацион совет утырышында катнашты. “ТР законнарын камилләштерү мәсьәләләре: проблемалар һәм аларны чишү юллары” дип аталган төп докладны да ул ясады.

 Утырыш барышында шулай ук хөкем ителгәннәрнең шартлы рәвештә иреккә чыгу хокукын тормышка ашыру мәсьәләләре һәм каты авырулы хөкем ителүчеләрне иреккә чыгару проблемалары буенча фикер алышынды.

Координацион совет утырышында Татарстан Республикасы Конституцион суд рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская, Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары Федераль хезмәте җитәкчесе Р.М.Ильясов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый алата рәисе А.А.Фомин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе А.Р.Шәвәлиева, Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталар вәкилләре, шулай ук, дәүләт хакимиятенең башка органнары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International