30 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына дәүләти һәм федераль максатчан программалар аша федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эшче төркем утырышы узды. Утырышны эшче төркем җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Утырышта дәүләти һәм федераль программаларның 2015 елның алты ае эчендә гамәлгә ашырылу нәтиҗәләре каралды, 2016-2017 елларда федераль бюджеттан акча бүленү өчен заявкалар тапшыру барышы буенча фикер алышынды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча эшче төркем әгъзаларына һәм утырышка чакырылучыларга Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча эшне активлаштыру бурычы йөкләнде.