Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен укыту семинары

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы муниципаль контрольгә җаваплы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен “Муниципаль контрольне тормышка ашыру мәсьәләләре” темасына видеоконференц-элемтә режимында укыту семинары уздырды.
Семинарда Татарстан Республики юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарының контроль вәкаләтләрен тормышка ашыруларына кагылышлы төп мәсьәләләрне карап узды, аеруча бу эшчәнлек нәтиҗәләренең Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына юлланган еллык докладлардагы чагылышына басым ясады.
Семинарда Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе урынбасары И.Л.Шәйхетдинов, Татарстан Республикасасы Дәүләт торак инспекциясе начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.Н.Гафиятуллин, Татарстан Республикасы Прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтү идарәсенең эшмәкәрләр хокукларын яклауны күзәтү буенча 2нче бүлек прокуроры М.Ф.Газизов, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге баш белгече-эксперты М.Р.Мөхтәров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International